Җырчы Фәрид Низамиев үзенең тамашачылары һәм язылучыларыннан иҗатына кагылышлы киңәш сораган.
«Дуслар, бу җырны бер сториска куйгач, язучылар булган иде. Эшләргәме икән бу җырны, юкмы? Сезнең фикерләрне көтеп калам, язмышын хәл итегез әле. Чыгар дип әйтсәгез, эшләтәм.
Сезгә аңлашылсын өчен, ясалма фәһем ярдәмендә демо версиясен ясатып алдым. Күптән язылган җыр, көе бик ошап бетми дип, калдырган идем. Хәзер инде әйбәт тә кебек», – дип яза ул.
Язылучыларыннан фикерләр дә озак көттермәгән. «Бик матур җыр», «Көтәбез. «Ак розалар» дигән җырыгыз да бик матур. Ешрак җырлагыз яңа җырлар», «Бу җыр миңа ашыгыч рәвештә кирәк. Чыгу белән хәбәр итегез», – дип язалар аңа.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу җыр да Фәрид Низамиевның үз стилендә, ягъни бәхетсез мәхәббәт турында.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/yazmysyn-xal-itegez-ale-yrcy-farid-nizamiev-kinas-soryi-5879599

