Венера Аитова гендер-пати үткәргән

Телевизион тапшырулар алып баручы, блогер Венера Аитова тормыш иптәше Динар һәм уллары белән бергәләп гендер-пати үткәргән. Аларның гаиләсендә ике малайдан соң, кыз бала дөньяга аваз салачак.

«Безнең беренче гендер-пати. Аллаһның бүләге инде. Көтәбез сине, кызым. Бу сүзгә әле тел дә ияләшмәгән. Малайларның берсе:«Ур-ра, кыз!» – ди, икенчесе: «Ур-ра, малай!», – дип яза ул бу хакта үзенең сәхифәсендә.

Социаль челтәрдәге дусларының да күбесе кыз туачак дип фаразлаган булган. «Мин алдан белгәнмен икән», «Без дә кыз булыр дип уйлаган идек», «Сезнең бәхетегез булып тусын. Белдем бит мин, белдем» – дип сөенәләр алар өчен. Калганнар Венера Аитовага йөклелеген җиңеллек белән күтәрүне, сабыйның сау-сәламәт булып тууын теләгән.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/allahnyn-bulage-venera-aitova-gener-pati-utkargan-5880125

Бәйле