– Ришат үзе «ир белән хатын бер җирдә эшләргә тиеш түгел» дип саный.
Без сыналдык – мин 8 ел аның төркемендә эшләдем. Шуңа да ул мине сайлагандыр, миндә тукталгандыр, чөнки без гел бергә. Миңа алай бик кыен түгел.
– Кайчан кыен?
– Ришат бит инде ул – җитәкче. Ул минем белән дә төркемдә эшләгән һәр кеше белән сөйләшкән кебек сөйләшергә тиеш. Шуңа күрә кайбер вакытларда әзрәк тавышын үзгәртсә, эмоцияләр белән берәр нәрсә кычкырып әйтсә, мин шундый кеше – шунда ук елыйм. Ул шуңа: «Нигә шунда ук еларга тотынасың? Синең белән сөйләшеп тә булмый», – ди. «Шундый кеше мин. Елыйсы килә, бетте-китте», – дим.
Шул вакытларда гына авыр. Ә ул бит инде әйтмичә булдыра алмый. Берәр кисәтү әйтергә кирәк булса, ул бит әйтергә тиеш. Ришатның ачуы чыкса, ничектер, мине читләтеп, кайбер кешеләргә акырып, миңа акырмаска тиеш түгел бит инде.
ЧЫГАНАК:https://omet-rb.com/news/yoldyzlar-tormyshynnan-/2026-07-17/rishat-t-hv-tullin-ir-bel-n-hatyn-ber-ird-eshl-rg-tiesh-t-gel-4755391?utm_campaign=yandex.ru&utm_medium=organic&utm_referrer=yandex.ru&utm_source=yandex.ru

