Дагыстанның төньяягында 250ләп сарык пычракка батып үлгән. Бу хакта республиканың терлекләрне көтүлекләрдә үстерү идарәсе җитәкчесе Нәби Абдулгамидов мәгълүматларына таянып яза.
300 баш сарыктан нибары 50сен генә коткарып калуга ирешелгән. Моңа кадәр төбәкнең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан бер көтү сарыкның пычракта батып калуы турында хәбәр ителгән булган.
Сарыкларны коткара алмауның сәбәбе көтүчеләрнең пычракка бик авырлык белән генә керүенә, техниканы исә бөтенләй кертеп булмауга бәйле.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/159773/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—