Яшь егет «ватрушка»да шуганда һәлак булган

Әлшәй районында “ватрушка”да шуганда фаҗига теркәлгән. 20 яшьлек егет һәлак булган.

Яшьләр тюбингны  машинага бәйләп күңел ачканнар. Кайсыдыр моментта, “ватрушка”ны тагып йөрткән машина водителе кинәт тормозга баскан да тюбингтагы егет,  транспорт астында калып, үлгән. Бу хакта район закимияте башлыгы Наил Әбелгуҗин үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

Чираттагы тапкыр  машиналарга чаналар һәм “ватрушка”лар тагып йөртүнең хәвефле  булуына игътибар итәм. Бу гомер һәм сәламәтлек өчен генә хәвефле түгел,  бу әле штрафлар эләктерү куркынычы да. Исегездә тотыгыз,  кеше үлеменә китергән гамәлләр водитель өчен җинаять җаваплылыгы белән тәмамланырга мөмкин”,  дип искә төшерде муниципалитет башлыгы.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/kh-vef-kh-t-r/2025-01-13/yash-eget-vatrushka-da-shuganda-lak-bulgan-4081365

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле