«Бианам барлык милкен миңа калдырган…»

«Хәзер ирем белән судлашабыз».

«Мин 17 ел урын өстендә яткан бианамны карадым. Ашаттым, юындырдым, киендердем, памперсларын алыштырдым. Көндез мин эшләгәндә аның белән социаль хезмәткәр ярдәм итә иде, мин аңа моның өчен түли идем.

Бианам көн буе йокысын туйдырыр да, ә төнлә минем белән сөйләшеп утырыр иде. Ә аның улы, ягъни минем ирем һәрвакыт командировкаларда булды, өйдә сирәк күренә, җитәрлек акча да бирми иде.

Бианам үлде, Мин иремне ике көн эзләдем. Ул эшеннән киткән икән. Тугызынчы көнне ул шалтыратты һәм өй, хатыны кирәкмәгәнен, аның яңа гаиләсе барлыгын белдерде.

Тик бәхет миңа да елмыйды. Ачыкланганча, васыятьне бианам миңа язган, социаль хезмәткәр поликлиникадан нотариус һәм табиб чакырткан. Хәзер элекке ирем минем белән судлаша, аңа бернәрсә дә эләкмәгәнгә ачулана. Менә шулай да була ул тормышта».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-02-04/bianam-barlyk-milken-mi-a-kaldyrgan-4107555

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле