Бүген Эльмира Сөләймановага 43 яшь тулган булыр иде.
«Талантлы, тыйнак, чибәр иде Эльмира. Үзенең мәңге онытылмаслык җырлары гына калды». «Яратабыз һәм яратачакбыз, безнен кунелләрдә мәңге булырсың. Тыныч йокла!». » Ходай түземлек бирсен! Эльмиракайны яратмаган кеше булмагандыр. Онытырлык тугел!» «Күңел кошыбызның туган көне бүген. Догада булыйк, дуслар. Бары тик дога кирәк аңа. Мәрхүмәнең урыны җәннәттә, рухы шат, караңгы гүрләре якты булса иде. Туганнарына, гаиләсенә сабырлык телибез», – дип язалар дуслары.
Җырчының туган көне уңаеннан, якты истәлегенә багышлап, «Татар радиосы» аның үзе исән чакта яңгырамый калган эксклюзив җырын тәкъдим иткән. Ул «Авылым каеннары» дип атала.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-02-05/m-ge-k-elebezd-bulyrsy-4109385 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—