Җырчы Лэйна һәм аның иптәш кызына Казанның бер сәүдә үзәгендә билгесез ир-атлар һөҗүм иткән.
Дус кызы Алсинә белән сәүдә үзәге буйлап барганда, Лэйнага берничә егет бәйләнергә тотынган. Алсинә Лэйнаны якламакчы булгач, егетләр тагын да ныграк кызып китеп, Алсинәнең башына кулларындагы «энергетикны» сипмәкче булганнар. Аларны Лэйнаның бөтен сәүдә үзәген яңгыратып кычкыра башлавы һәм бу хәлләрне видеога төшереп баруы гына туктатып калган. Лэйна да, Алсинә дә зыян күрмәгән.
Иң күңелсезе – сәүдә үзәге тулы ир-атлар булса да, аларның берсе дә яклаучысыз кызларга ярдәмгә ашыкмаган. Кызлар фикеренчә, мондый «ир-атлар» арасында яшәгәндә, үзең дә теләмәстән, көчле булырга туры килә.
чыганак: https://intertat.tatar/news/yrcy-leinaga-ham-iptas-kyzyna-sauda-uzagenda-bilgesez-zatlar-houm-itkan-5871035 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—