Мәскәүдә «Татар җыры» фестивале узды. Шул уңайдан җырчыларның күбесе Мәскәүгә юл тотты. Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина да башкалага очкан. Ул бәләкәй улы Мурад белән аерылу мизгелләре турында сөйли.
«Бүген киткәндә Мурад шундый елады! Мин китмәсен өчен ул ишекне кыйнап торды, күз алдына китерәсезме. «Әни, китмә. Әни, китмә», – ди. Беренче тапкыр баланы калдырып эшкә киткәнем искә төште. Мин елый-елый барган идем. Беләсезме, берни дә үзгәрми икән, шулай ук елыйсың, тик эчтән генә. Шулай ук борчыласың. Мин аны шундый аңлыйм. Мин үзем дә әни эшкә киткәнне яратмый идем», – дип сөйли ул аэропортка барганда.
чыганак: https://intertat.tatar/news/elmira-kalimullina-balakai-ulyn-kaldyryp-eska-baruy-turynda-elyi-elyi-5871057 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—