Ир белән хатын һәлак булганнар, ә балалары?

Самара өлкәсендәге фаҗигадә Башкортстан кешеләре һәлак булган.

12 февральдә иртә таңнан Самара өлкәсенең Красноярск районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. «Урал» М-5 трассасында Кривое Озеро авылы янында «Kia Rio» һәм «КамАЗ» бәрелешкәннәр. Һәлак булучылар — Башкортстаннан.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 36 яшьлек җиңел машина йөртүче туктап торган йөк машинасына бәрелгән.

Кызганычка каршы, нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булган. Алар — 38 һәм 36 яшьлек «Kia Rio» пассажирлары.

Һәлак булучылар ир белән хатын булган. Аларның 11 яшьлек уллары исән кала алган. Хәзер аның артыннан картәнисе барачак. Моңа кадәр баланы полиция хезмәткәрләре карап тора.

Машина йөртүчесе исән. Аның сүзләренчә, ул руль артында йоклап киткән. «Kia» Башкортстаннан Самарага барган булган…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-02-13/ir-bel-n-hatyn-lak-bulgannar-balalary-4119669

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле