Аларның уллары Аяз дәваханәгә эләккән. Алсу һәм Азат Фазлыевлар Сочига очарга тиеш булган. Алсу Фазлыевага калырга туры килгән.
«Мин алдан сизенгән кебек булдым. Бәлки, бара алмам, дип остазыма әйтеп куйдым. Алдан чемоданнарны әзерләдем. Соңга кадәр, аны чыгарырлар, дип ышандым. Аязның Пермьда ярышлары була, ул нык әзерләнде һәм көткән иде. Аның өчен анда катнашмау – зур фаҗига. Дәваханәдән чыгарырлар, дип ышанам. Аны алып кайтасы була, әле мәктәптә дә имтиханы, аннан вокзалга озатасы. ӘНИ буларак, мин аңа ярдәм итәргә тиеш. Барысы да яхшы булсын», – дип яза Алсу Фазлыева.
Аязны бию спорты буенча чемпионатларда җиңүче буларак беләбез. Тизрәк савыгуын теләп калабыз.
социаль челтәрдән ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—