«Чөнки ул балалар йортында тәрбияләнгән».
«Мин 5 ел бер кыз белән очрашып йөрим, мөнәсәбәтләребез җитди. Аны әниләр белән таныштырдым, алар минем яратканымны ошатмадылар, ни өчен диеп сорасагыз, ул кыз бай түгел, ул үзе балалар йортында үскән, аңа күптән түгел генә фатир бирделәр, туганнары юк. Без үзебез байлар.
Кызны таныштырырга алып кайткан идем, әни куып чыгарды, кызга нәрсә генә әйтеп бетермәде, мин, әлбәттә, үземнен яратканымны якладым, әни миңа ачуланды, мина, зинадан туган кешене яклыйсың, безне яклый да алмыйсың, диде. Кыз шул сүзләрне ишеткәч, мине бөтен җирдә «кара исемлеккә» кертеп куйды.
Бераздан тагын аралаша башладык. Хәзер минем ул кыз белән уртак кызыбыз бар. Әни белә, синең кызыңның эзе дә булмасын минем өйдә, ди. Минем кызым бит инде, әнинең оныгы.
Мин өйләнергә телим Рәмилә миңа кияүгә чыгырга риза түгел. Мин үзем эшләп, өй төзим. Әллә хәзер байлыкта гынамы эш? Сез мондый хәлдә нишләр идегез? Минем гаиләле буласым килә, мин Рәмиләне үлеп яратам. Бәбине дә икәү бергә үстерергә телим».
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-02-12/niem-s-yg-nemne-kabul-itmi-4119183 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday