Татарстанда абыйлы-сеңелле ике бала поезд астында калып һәлак булган

Балалар шундук җан биргән. Кичә Казанда кичке алтылар тирәсендә Дәрвишләр станциясендә электр поезды 10 һәм 11 яшьлек ике баланы бастырган.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Транспортта төбәкара тикшерү үзәк идарәсе  хәбәр итә. Басма чыганаклары мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар – абыйлы-сеңелле ике бертуган.

Балалар тиешсез урыннан чыкканда поезд астында калган. Шул тирәдә яшәүчеләр әйтүенчә, тимер юл аша ул сукмактан балалар да, олылар да бик еш чыгып йөри.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/162690/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле