Лениногорскида биш катлы йорт түбәсеннән кар төшүдән алты яшьлек малай зыян күргән. Бу хакта Татарстан Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге хәл бер ай чамасы элек, 29 гыйнвар кичендә Шашин урамындагы 31 нче йортта булган. Баланы ашыгыч рәвештә Лениногорск үзәк район хастаханәсенә озаталар, шуннан соң мәгълүматны прокуратурага һәм ТР торак инспекциясенә тапшыралар. Прокуратура материалларны караганнан соң, идарәче компаниянең баш инженерын административ хокук бозуда гаепле дип танып, дүрт мең сум күләмендә штраф билгеләгән.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/163243/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—