«Сөйгәнем өйләнгәнме әллә?»

«Кызлар, уяу булыгыз!»

«Сөйгәнем белән танышкач, ул миңа килеп яши башлады. Барысы да яхшы. Мин яратам аны, ул да мине яраткан кебек. Тик ул эш буенча, дип еш командировкага китә. Шундый чакларда минем белән телефоннан машинасыннан гына сөйләшә. Видеошалтыратуны бөтенләй алмый. Моны ул эш күплеге белән аңлата.

Бер төн шулар турында уйланып яттым да, паспортын карарга булдым. Кесәсен карый башладым, балдагы килеп чыкты. Шунда ук уятып, сораша башладым. “Син бит өйләнгәнсең!» — дидем. Ул кызып китте. Аның кесәсен тикшерүдә гаепләде. Ә балдакны берничә ел элек хатынлы булуы, аннан аерылуы, шуңа күрә туй балдагын кесәсендә йөртүе белән аңлатты. “Миңа ышанмагач, синең белән яши алмыйм!» — дип чыгып китте.

Ә миңа нык авыр. Сагынам аны. Бәлки, туй балдагы, чыннан да, истәлек буларак кына йөргәндер кесәсендә? Ничек дөресен белергә икән? Ул читтән килгән, туганнарын да, дусларын да белмим. Һәрчак фатирда гына була иде, беркайда да чыгып йөрмәдек. Социаль челтәрләрдә дә сөйгәнем бөтенләй юк. Ничек табарга икән аны? Телефонны алмый».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-02-24/s-yg-nem-yl-ng-nme-ll-4134387

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле