Сез язган хатларның янә берсе бу
«И дуслар, дөньяда әллә нәрсәләр бар икән! Чыннан да үзең бу хәл белән очрашмасаң, ышанып та булмый.
Эштә чәй эчкәндә сөйләшеп киттек тә шундый темага берәү үзенең танышының танышы белән булган хәл турында сөйләде.
Шул кеше хакимият башлыгы булып эшләгән. Берсендә инде эш вакыты беткәндәрәк моның кабинет ишеген шакыйлар. Бу вакытта кем йөри икән инде, дип ишекне ачса, бер әби басып тора, ди. «Улым, исәнме, минем өйне сүтәргә җыеналар», — дип әйкән бу. Җитәкче кеше: «Әби, бүген прием көне түгел, хәзер вакытым да юк сезне кабул итәргә», — дигән. Әби: «Ярар, миңа ашыгыч түгел, көтәм алайса, минем турыда онытма»,- дип, алгы кабинеттагы бер урындыкка барып утырган.
Көн караңгылана башлагач, компьютерын сүндереп, кайтырга чыга җитәкче кеше. Ишеген ачса, үз күзләренә үзе ышанмый, теге әби һаман шунда утыра, ди. «Сез бушадыгызмы? Өем буенча ярдәм итегез инде, мин бит анда бер үзем генә тормыйм, күршеләр дә бар, бер зур урам бит ул. Кайда торачакбыз соң без?» — ди. Глава: «Әби, нинди урам ул әйт, иртәгә иртән хәл итәргә тырышырмын», — ди. Әби адресын әйтә, тизрәк хәл ит, анда бит инде техникалар килде, дигән дә әкрен генә чыгу юлына киткән.
Әби китүгә җитәкче, урынбасарына шалтыратып, бер әби килде, өйне сүтәләр фәлән поселокта, диде, тикшер әле, ди.
Иртән замы шалтыратып, моңа: «Син шаяртып бирдеңме соң бу адресны? Анда бернинди дә поселок юк, анда зират, син бит үзең приказ бирдең зиратны күчерергә һәм шунда 20 йорт күтәрергә», — ди. «Үзегез килегез шунда, сез бит анда булмадыгыз әле, мин дә киләм хәзер», — ди. Бара ул шунда. Болар йорт төзеп килә торган урынның икенче башында иске зират тора. Замы аңа сөйли-сөйли бара. Зираттагы мәетләрнең сөякләрен башка зиратка күмәргә рөхсәт алдык, ди.
Башлык тыңлый-тыңлый бара, үзе иске кабер ташларын карап бара. Һәм бер таш янына җиткәч, шунда бер тезе белән тезләнеп, йөрәгенә ябыша. Урынбасар, аптырап, нишләргә дә белмәгән. «Бу шул әби бит, шул килде минем янга!» — дип, кабер ташындагы фотоны күрсәтә. Ташта «1949 елда үлде» дип язылган була. Ташы да алай бик иске булмаган. Ахры, туганнары ташын яңартып куйган булгандыр…
Шулай зират өстенә салынган авыл-шәһәрләр күптер инде ул. Без генә тарихны белмибез».
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/serial/2025-02-25/ulym-emne-s-t-l-r-kilep-h-l-it-inde-4135988 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday