Күз күремен югалтуга китерә торган вирус йөри, диләр…

Чаллы офтальмологы күзләрнең вируслы эпидемиясе – аденовируслы конъюнктивит турында кисәтә.

«Көненә 1-2, хәтта 3 пациент шушындый авыру белән килә. Бу – күп һәм вируслы эпидемия бара дигәнне аңлата», – дип сөйләгән табиб офтальмолог Наталья Давыдова.

Аденовируслы конъюнктивит шактый катлаулы: күз кабаклары шешенә, кератит кебек өзлегүләр килеп чыга, ягъни, пациентның күз күреме югала, һәм ул паникага бирелә. Аденовирус та, грипп кебек, авыру кешедән сәламәт кешегә төчкергәндә, ютәлләгәндә яки сөйләшкәндә һава-тамчы яки контакт юл белән күчә.

Вирусның үтеп керүе һәм ялкынсыну шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәгәндә, линзаларны дөрес карап тотмаганда, конъюнктива зарарланганда, бик өшегәндә килеп чыга.

Гадәттә, бер күз ялкынсына, әмма 60 процент очракта 3-4 көннән икенче күздә дә нәкъ шундый, әмма бераз зәгыйфьрәк билгеләр барлыкка килә.

Аденовируслы конъюнктивитны офтальмолог дәваларга тиеш.

Вирус билгеләре: күзләрнең кызаруы, күзгә ниндидер чит нәрсә кергән кебек хис, күз кабаклары шешенү, яшь агу, кычыту, күз күреме начарлану. Кагыйдә буларак, дәваланганнан соң, күз күреме тулысынча кире кайта.

чыганак: https://chelny-izvest.ru/news/health/celninskii-oftalmolog-preduprezdaet-o-virusnoi-epidemii-glaz-s-poterei-zreniia

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле