Уразада ничек тукланырга?

Изге рамазан аена аяк бастык. Бу чорны организмга авырлык китермичә, җиңел генә уздыру өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Сәхәр һәм ифтарда нәрсә ашарга?

Ураза тотканда дөрес туклану турында табиб-терапевт, нутрициолог Элина Борһанова сөйләде.

– Кемгә ураза тоту киңәш ителми?

– Үт куыгы, эчәклек, ашказаны, бавыры авыру кешеләргә, хроник авырулары кузгалганнарга ураза тотмау хәерлерәк. Балаларга, йөкле яки бала имезүче хатын-кызга ураза тотарга ярамый. Гомумән, ураза тотар алдыннан табиб белән киңәшләшү комачау итмәс.

– Сәхәр һәм ифтарда нәрсә ашарга?

– Һәр икесендә дә идеаль тәлинкә (рәсемдә – ред.) кагыйдәсен истә тотарга киңәш итәр идем. Тәлинкәнең дүрттән бер өлешен – аксымлы, дүрттән берен – авыр углеводлы ризыклар тәшкил итәргә тиеш. Тәлинкәнең тагын дүрттән бер өлешен – яшелчә, калганын җиләк-җимеш алып торсын Соңрак шушы ризыкларга бер аш кашыгы май, чикләвек тә өстибез. Ипинең карасына өстенлек бирергә кирәк. Агын ашаганда кандагы шикәр күләме күтәрелә. Ач торганда исә ул кабат төшә. Шул рәвешле организмга авырга туры киләчәк. Ифтарда да шул рәвешле ашыйбыз. Ник дигәндә, безгә тәүлек дәвамында шушы ризыклар кирәк. Дөрес, ифтарда идеаль тәлинкә күләме зуррак та булырга мөмкин. Моның бер зыяны да юк. Иң мөһиме – ашаганда ризыкны яхшылап чәйнәгез.

– Суны күпме эчәргә?

– Сәхәргә торгач, ашарга ярты сәгать кала 1-2 стакан су эчеп куярга кирәк. Шуның артыннан ук ярты стакан минераль су да эчегез. Ул организмны уятып җибәрә, аны ашарга әзерли, натрий, калий, кальций белән баета. Әмма үт куыгында таш булган кешегә минераль су эчәргә ярамый. Чиста су исә беркемгә дә зыян итми. Гомумән, ураза тоткан кешегә сәхәр, ифтарда мөмкин кадәр күбрәк чиста су эчәргә кирәк. Ул организмга бу чорны жиңелрәк үткәрергә ярдәм итәчәк.

– Җиләк—җимешне кайчан ашау хәерлерәк?

– Әйткәнемчә, җиләк-җимеш тәлинкәнең дүрттән бер өлешен алып торырга тиеш. Кич җиләк-җимеш ашарга ярамый – тазарта дигән фикерне дә еш ишетергә туры килә. Аны күпләп – килограммлап ашау зыянлы, билгеле. Ләкин ифтарда бер алма яки мандарин ашап куюның бер зыяны да юк.

– Нинди ризыклардан баш тартсаң яхшырак?

– Көне буе ач торганнан соң кисәк кенә ачы, тозлы, ысланган, кыздырылган, камыр ризыгы кабып куйсаң, организм шок кичерәчәк. Гомумән, ураза тотканда организмга бернинди файда китерми торган ризыклардан баш тартырга киңәш итәр идем. Монда майонез, торт, конфет, печенье, лимонад, шоколад, каһвә, яшел чәй, эретелгән сыр, чипсы турында сүз бара. Аларны чикләсәгез, үзеннән-үзе җиңеллек сизәрсез.

Идеаль тәлинкә:

¼ – аксымлы ризыклар (йомырка, эремчек, балык, ит)

¼ – углеводлы ризыклар (ботка, токмач, кара ипи)

¼ – яшелчә, җиләк-җимеш

¼ – бер аш кашыгы май, чикләвек

Уразаны нәрсә бозмый?

– Кан чыгару, анализлар өчен яки донор сыйфатында кан тапшыру.

– Кан яки дару йотмыйча, тешне дәвалау һәм суырып алу.

– Венага, тире астына яки мускулларга укол кадау.

– Дезинфекция яки ачык җәрәхәтне төзәтү максатларында дару мае (мазь), йод, яшел су (зеленка) куллану.

-Сөлек салдыру, хиҗама ясату.

– Әгәр тәме, тәэсире тамакка барып җитмәсә, борынга дару салу.

Фикер Айрат Зыятдинов, КФУ Университет клиникасының беренче категорияле табиб—гастроэнтерологы:

– Ураза вакытында иң мөһиме – иртәнге аш – сәхәр. Анда бавырдан үтне чыгара торган ризыклар булырга тиеш. Бавырда үт җыелса, токсиннар барлыкка килә. Әгәр сәхәрдә берәр җиләк-җимеш, су белән җиңелчә генә капкалап алсагыз, үт бүленеп чыкмаячак. Шуңа күрә сәхәрдә терлек мае, терлек аксымнарына бай ризыклар ашарга кирәк. Бу очракта ураза тотканда хәлсезлек, укшу, баш авырту кебек күренешләр дә сирәгрәк күзәтелә. Ифтар судан башланырга тиеш. Җылы су ашказанында көне буена җыелган лайланы юып төшерә. Юкса, ризык турыдан-туры лайлалы тышчага эләксә, ул тиешенчә эшкәртелмиячәк. Ифтар белән сәхәр арасында ким дигәндә биш сәгать вакыт узарга тиеш. Ник дигәндә, ризык өстенә ризык төшсә, ул ашказанындагы ризыкны эшкәртергә комачаулый, нәтиҗәдә ул чери. Шуңа күрә ифтар белән сәхәр арасында ризык капкалап йөрергә киңәш ителми. Ә менә җылымса су эчеп тору файдага гына.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/163659/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле