Бик куркыныч инфекция турында кисәттеләр

Роспотребнадзор туристларның Бали утравында денге бизгәге йоктыруы турында хәбәрләрне игътибар белән күзәтә.

Санитар табиблар билгеләп үткәнчә, бу чир, Индонезиядән тыш, тагын күп кенә илләрдә сагалый. 2024 елда гына да 89 илдә чир йоктыруның 14 миллионнан артыграк очрагы ачыкланган. Иң күп чирләүчеләр Америка төбәге илләрендә – Бразилия, Аргентина, Мексика һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә – Индонезиядә, Һиндстанда теркәлгән.

Роспотребнадзорда билгеләп үтелгәнчә, туристларның Россиягә чир ияртеп кайту куркынычы зур булуга карамастан, илдә аның күпләп таралу ихтималы юк.

Исегезгә төшерәбез: денге бизгәген тропик илләрдә чирле черкиләр тарата. Чир кешедән кешегә йокмый. Еш кына җиңелчә уза. Әмма кайбер очракларда бик көчле эч авыртуга, эчке органнардан кан китүгә, кан әйләнеше бозылуга китерергә мөмкин.

Санитар табиблар, денге бизгәген йоктырмас өчен, гади генә берничә киңәш итә:

– черкидән саклану өчен репеллентлар кулланырга;

– ябык кием киеп йөрергә;

– черкиләрдән саклану өчен ишек-тәрәзәләргә сеткалар урнаштырырга;

– су буендагы һәм сазлык тирәсендәге районнарга сәфәр кылудан баш тартырга.

Сәфәрдән өйгә кайткач тән температурасы күтәрелсә, баш авыртса яки тән тиресендә бетчәләр чыкса, табибка күренеп, кайсы илдә булуыгыз турында сөйләргә кирәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/163902/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле