Батареягә кысылган килеш бер тәүлек яткан…

55 яшьлек ирнең ярдәмгә килергә бер кешесе дә булмаган.

Уфада яшәүче 55 яшьлек ир аягы батарея белән идән арасына кысылган килеш бер тәүлек диярлек яткан. Ул бу вакытта фатирында берүзе була. Шул вакыт эчендә аягы шешеп, күгәреп чыккан һәм бик каты пешкән.

Ирнең уңайсыз егылуы билгеле, ә ярдәмгә чакырыр кешесе булмаган, чөнки ул фатирда ялгызы гына булган. Икенче көнне аның хәлен белергә килгән улы әтисен идәндә яткан килеш таба. Ул шунда ук коткаручыларга шалтырата. Ирне бәладән коткару өчен аларга нибары ике минут вакыт кирәк була. Зыян күрүчегә табибка мөрәҗәгать итәргә кушалар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2025-03-04/batareyag-kysylgan-kilesh-ber-t-lek-yatkan-4144793

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле