- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Томск өлкәсенең Северск шәһәрендә 10 март төнендә такса токымлы эт яңа туган кызны талап үтергән. Бу хакта Тикшерү комитетының төбәк идарәсендә хәбәр итәләр.
«Такса караватта йоклап яткан 2025 елгы кечкенә кызга ташланган. Соңыннан баланың үле гәүдәсен әнисе тапкан», – дип ачыклык кертәләр ведомствода.
«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фаҗиганың барлык шартларын ачыклый.
чыганак: https://ren.tv/news/v-rossii/1314801-taksa-nasmert-zagryzla-mladentsa-spiashchego-v-krovatke-v-severske ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday