“Рамазан – рухи яктан камилләшү ае ул. Бу айда күңелләребез тынычлана, без кайбер күркәм гадәтләрне тормышта һәрдаим куллана башлыйбыз, ихласлыгыбыз ныгый. Һәм боларның барысына да без Аллаһының рәхмәте белән ирешәбез. Рамазан ае дәвамында шушы гамәлләрне эшләсәгез, тормышыгызның ни рәвешле үзгәрүен бик тиз тоярсыз.
Якыннарыгызга, мөселман кардәшләрегезгә елмаегыз. Гап-гади, әмма саваплы булган гамәл. Аның өчен әллә ни тырышлык куярга да кирәкми, әмма еш кына елмаюыбыз белән үк яхшылык эшли алабыз. Пәгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Кардәшеңә карата йөзеңдәге елмаюың – синең өчен садака», – дигән (имам Әт-Тирмизи).
Гаиләгезгә өй эшләрендә ярдәм итегез. Бу үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртуда ярдәм итәчәк.
Авыруның хәлен белегез. Пәгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «70 мең фәрештә иртән авыру мөселманның хәлен белгән мөселман кешесе өчен Аллаһыга дога кылып ялварыр. Әгәр ул авыру янына кич барса, 70 мең фәрештә иртәнге вакытка кадәр Аллаһыга дога кылып ялварыр. Ә җәннәттә аның өчен җимешләр әзерләнер», – дигән.
Бер-берегезгә сәлам бирегез. Бер кеше Пәгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: «Йә Аллаһының Расүле, Ислам динендә нәрсә иң хәерле гамәлләрдән санала?» – дип сораган. Расүлебез: «Мохтаҗларга ярдәм итү, таныш һәм таныш булмаганнарны сәламләү», − дип җавап биргән.
Сәдака бирегез. Рамазан аенда кылган изге гамәлләребез өчен саваплар тагын да күбрәк итеп язылганын онытмыйк.
Ураза тотучыга ифтар оештырырга мөмкин. Пәгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм з: «Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс», – дигән”.
“Хозур дин турында” ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday