Өч бала әнисе Миләүшә Сафина сөенече белән уртаклашты

Татар эстрадасы җырчысы, хәзер инде сәхнәдән читләшеп үзен балалар тәрбияләүгә һәм «челтерәвекле» бизнеска багышлаган Миләүшә Сафина социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөенече белән уртаклашты.

Алар РКБ янындагы яңа торак комплекстан фатир сатып алган. Йорт киләсе елда тапшырылачак.

«Бездә күңелле мәшәкатьләр. Кичә без йортны барып карадык. Бик матур торак комплекс, кайткач, фотоларын күрсәтермен. Әле без анда күченергә җыенмыйбыз. Ремонт ясарга уйлап торабыз. Ул – киләчәкне кайгыртып алынган фатир», – дип, сөенече белән уртаклаша 3 бала әнисе.

Хәзер Миләүшә Сафина гаиләсе белән шәһәр читендә шәхси йортта яши, ире белән 3 бала үстерә, беренче никахыннан туган кызы тумыштан авыру.

чыганак: https://intertat.tatar/news/oc-bala-anise-milausa-safina-soenece-belan-urtaklasty-5871642

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле