Марат Яруддин сәхнәдә үзенең «фирменный» көдрә прическасы һәм кара костюмнан «Бураннарда адаштым» дип җырлады. Сәхнә артында җырчыга берничә сорау бирергә өлгердем.
-Марат, образың бик үзенчәлекле, кемнән илһамландың?
-Мин алай беркем белән дә илһамланып киенмим, миңа стилист «моны киеп чыгасың», ди – шуны киям.
-Ә көдрәләр?
-Ә көдрәләр – авторский, татар эстрадасында миндә беренче, документально язылган ул миндә (көлә).
-Хейтерларга ничек карыйсың?
-Нормально. Бәхет телим аларга, бәхетле булсыннар! Алар булмаса, кызыгы да юк.
-Быел 3нче «Алтын барс»ыңны алдың, дулкынландыңмы?
-Сәхнәгә чыккач, эчтә бераз курку булды. Былтыр кыенрак иде, быел, 3нче ел булганга, бераз җиңелрәк. Ләкин шулай да эчтә дулкынлану бар. Чөнки башкача була алмый, зур зал, күп тамашачы – җаваплылык. Күңелдә дулкынлану һәм горурлык – татарлар, үзем өчен, проект өчен.
-Син үзеңне яшь артист дип саныйсыңмы?
-Әлбәттә, яшь. Әллә сез мине картларга керттегезме?
-Артист ничә яшькә хәтле яшь дип санала?
-Күңеле яшь булганда.
-Син үзең ничә яшькә хәтле яшь булырга җыенасың?
-Күңелдә миңа әле һаман да 20.
-Һәм барысын да борчыган төп сорау – кайчан?
-Өйләнәмме? Бүген булмый инде, бәлки, берсекөнгәдер… Әлегә «Буйдак» туры бара бит, булмас, дип уйлыйм.
-«Буйдак-2» булырмы?
-Кем белә?! Бәлки, булыр, бәлки «Өйләнгән буйдак» булыр.
чыганак: https://intertat.tatar/news/marat-yarullin-kaican-oilanue-turynda-alega-buidak-tury-bara-bit-bulmas-dip-uilyim-5871594 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday