Вадим Захаров сөенечле хәбәр белән уртаклашты

39 яшьтә, өченчегә! Котлыйбызмы?

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров сөенечле хәбәр белән уртаклашты. Ул өченче тапкыр әти булган. Вадимны һәм аның тормыш иптәше Ларисаны котлыйбыз!

«Без бүген кабаттан әти-әни булдык. Өченче кызыбыз дөньяга аваз салды», – дип яза ул социаль челтәрдә.

Әлеге сөенечле хәбәр астында бик күп котлаулар, матур теләкләр язып калдырганнар!

чыганак: https://t.me/tatarpopylar/2223

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле