Тагын да матуррак булырга хыялланган хатын операциядән соң үлгән…
Чиләбедә яшәүче хатын күкрәгенә һәм корсагына пластик операция ясатканнан соң үлгән. Табибларны ваемсызлыкта гаеплиләр. Яшь хатынның өч баласы калган.
Фаҗига болай булган. Чиләбедә яшәүче 39 яшьлек Анна Ф. пластик һәм эстетик хирургия шәхси клиникасына маммопластика (күкрәкләргә операция) һәм корсагына абдоминопластика ясату өчен мөрәҗәгать иткән. Аннаның анализлары нормада булган, процедуралар ясатуга бер каршылыклар да табылмаган. Операция бәясе 560 мең сум булган.
Хатынның туганнары сөйләвенчә, башта операция удышлы үткән кебек тоелган, әмма күп тә үтми Анна иренә аны палатада ялгызы караучысыз һәм сусыз калдыруларын сөйли. Операциядән соң бер көн үтүгә Анна элемтәгә чыкмаган, аны дәвалаучы табиб иренә тромб өзелде, дип хәбәр иткән. Анна 3 көн реанимациядә яткан. Хатынының хәлен белергә килгән ир аның муены кабаруын, ә күкрәк читлеге ИВЛ аппаратыннан хәрәкәтләнеп торгандай булган.
Ярсыган ир-ат аңлатмалар таләп иткән, тик табиблар аны барысы да тәртиптә дип ышандырган. Шул ук кичне аңа хатынының хәле тотрыклануы турында хәбәр иткәннәр, ә икенче көнне Анна йөрәге туктаудан үлгән. Аның 4, 8 һәм 12 яшьлек өч баласы калган.
SHOT-ПРОВЕРКА мәгълүматлары буенча, ярганнан соң хатын-кызның үлем сәбәбе үпкә эмболиясе, веналар тромбозы һәм хирургик операция барышында кан тамырларына өзлегү булуын күрсәткән. Мәрхүмәнең якыннары хәбәр итүенчә, операция өч сәгать урынына 4,5 сәгать дәвам иткән. Операциядән соң 6 сәгать узгач, Аннага тромбоз булмасын өчен йөри башларга рөхсәт итәргә тиеш булганнар, ләкин аңа икенче көнне генә торырга рөхсәт иткәннәр. Бу пациентканың үлеменә китерергә ихтимал сәбәпләрнең берсе. Кайгыга баткан тол ир хәзер табибларның гаебен судта исбат итәргә җыена.
чыганак: https://t.me/shot_shot/78435 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday