Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев ачуын китергән күренеш турында сөйли.
Аның фикеренчә, бәйрәмнәр, аеруча Ураза Гаете белән котлап, открыткалар юлларга кирәкми. «Шалтыратышып сөйләшүгә ни җитә», – ди артист.
«Дуслар, менә килешеп бетмим. Азрак ачу да килеп тора. Иртәдән туганнар, дуслар бер үк открыткаларны җибәрәләр. Неужели шалтыратып, бер-беребезгә матур сүзләр әйтеп, урыслар әйтмешли, «вживую» аралашып булмый? Авыр микәнни соң инде? Тот та шалтырат: «Туганым, дустым, сине бәйрәм белән!» – дип. Открыткалар килә дә килә. Балаларыбызга күчтәнәчләр алып, кунакка килеп, коймак ашап булмыймы? Сез ничек карыйсыз бу әйбергә?
чыганак: https://intertat.tatar/news/firdus-tyamaev-kunelena-tigan-aiber-turynda-aitim-ale-5872011

Фирдүс Тямаев: «Мин бер артист белән дә дус түгел, тик…»
Ильмира Нәгыймова Фирдүс Тямаевның концертына килеп, сәхнә артында гына бүләген тапшырган булган. Тик Фирдүс җырчыны көтмәгәндә сәхнәгә чакырып шаккатырган. – Дөресен генә әйткәндә, мин бер артист белән дә дус түгел, чынлап әйтәм. Тик Ильмира белән безнең ниндидер бер аерым аралашу. Без әллә нигә бер очрашабыз, җылы мөнәсәбәттә. Бүген ул «киләм»…
В "Татарстан"

Ике баласын җирләгән гаилә: «Ятим калган оныклар бар бит»
Арча районының Урта Пошалым авылында гомер итүче Җиһаншиннар ике ел эчендә ике баласын салкын җир куенына салган. 2023 елда онкологиядән уллары Фәнис китеп бара. Күңел яралары төзәлеп тә бетми, 28 яшьлек кызлары Алинә вафат була. Күптән түгел аның җидесен уздырдылар. Бик авыр көннәре булса да, гаилә башлыгы Котдус абый редакциягә…
В "Татарстан"

«Тәтишкә ачуланмаса ярый»
Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов Яңа ел алдыннан күңелсез хәлгә юлыккан, шул сәбәпле тормыш иптәше Эльмирага биргән вәгъдәсен дә үти алмаган. «Барыгызны да яңа еллар белән, дуслар. 29ы көнне бер чарадан чыгып барганда күңелсез хәлгә очрадым. Үлә-бетә ашыгып, ялгыш бастым да аягымны авырттырдым. Бүген менә әкренләп аякка бастым, аксап кына йөрим. Тәтишкәгә,…
В "Татарстан"
ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:
