Скрипкачы Динә Закирова һәм Камал театры артисты Илнур Закиров Зәлия исемле кечкенә кызларын тәрбияләп үстерә.
Әти-әни иҗат кешеләре булгач, балалар да җыр-моңга, матурлыкка, гүзәллеккә омытла. Зәлия дә, яше кечкенә булуга карамастан, әнисеннән калышмый скрипкада «уйный». Уен коралын дөрес итеп тота да белә, башын да матур итеп иеп куя ул.