- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
21 августта кич Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең башка сәясәтчеләре һәм танылган спортчылары белән “Чын күңелдән” дип аталган традицион хоккей матчында катнашты.
Ул Мәскәү өлкәсенең Воскресенск шәһәрендә үтте.
Бозга «Ковальчук-team» һәм «Козлов-team» командалары чыкты. Соңгы команда составында 99нчы номер астында Рөстәм Миңнеханов иде. Татарстан Президенты партнерлары – Вячеслав Фетисов, Вячеслав Козлов, Андрей Квартальнов һәм башкалар булды. Көндәшләр командасында Александр Овечкин, Александр Медведев, Илья Ковальчук, Алексей Морозов, Аркадий Дворкович һәм башкалар уйнады.
Матчка рәсми стартны РФ Премьер-министры урынбасары Аркадий Дворкович бирде.
Уен 12:11 хисабы белән «Козлов-team» командасы файдасына тәмамланды.
Уеннан кергән бар акча Коломна балалар интернат-йортына тапшырылачак.
Видео, фото prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды