Рөстәм Нәбиев хастаханәгә эләккән

Бу турыда ул социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Хастаханәгә система алырга килдем. Минем эчәкләрем ялкынсынган. Апрельдә бронхит белән авырганда антибиотиклар алган идем, микрофлора да бозылгандыр. Аннары май бәйрәмнәрендә авыл каймагы белән сыйландым. Шуннан соң эчем бик каты авырта башлады. Мин 10 көн дәвамында узар дип көттем, әмма авырту бетмәде», – дип сөйли ул.

Рөстәмгә исәнлек-иминлек теләп калабыз.

Рөстәм Нәбиев хастаханәгә эләккән

ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/yoldyzlar-tormyshynnan-/2025-05-18/r-st-m-n-biev-hastahan-g-el-kk-n-4239935

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле