Яман чир балага күчәме?

Бу чирнең әнидән карындагы сабыйга күчүе бик сирәк очрый.

Статистика мәгълүматларына караганда, 1000 авырлы хатынның тик берсенең генә яман шеш авыруына дучар булуы теркәлә һәм  500 мең очракның берсендә генә балага анадан яман шеш күзәнәкләре күчәргә мөмкин.

Элегрәк бу күзәнәкләр бала организмына гематоген рәвештә, ягъни кендек аша ана каны белән генә күчә дип фаразлана иде. Мондый күчүнең сирәк очрак булуының сере шунда: плацента яман шеш кисәкчәләрен үткәрми һәм аларны яралгының иммун системасы юкка чыгара.

Ләкин япон галимнәре чирнең анадан балага күчәргә мөмкинлеге хакында бәян итә. Яңа тикшерүләр шуны дәлилли: яман шеш ана баласын тудырган вакытта – вагиналь рәвештә дә күчәргә мөмкин икән.

ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/s-lam-tlek/2025-06-25/yaman-chir-balaga-k-ch-me-4290690

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле