27 июньдә Алабуга районында Haval автомобиле йөртүчесе тыелган урында велосипедта юл аша чыгып барган 10 яшьлек кызны бәрдергән.
Бала юл-транспорт һәлакәтендә алган тән җәрәхәтләреннән үлгән. Фаҗига урынына Алабуга шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы Артур Князев килгән. Фаҗигадан соң тикшерү башланган.

Аның барышын шәһәр прокуратурасы контрольдә алган.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/174150/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

