Җиләкнең яфрагы да файдалы

Ул витаминнарга бик бай. 

Җиләк чоры – җәйнең иң “тәмле” чорыдыр ул. Хуш исле болыннарда рәхәтләнеп җиләк җыю җанга рәхәтлек өсти. Ә кышын җиләк кайнатмалары белән үлән чәе эчеп җибәрсәң, янә шул аланнарга әйләнеп кайткандай буласың.

Әйткәндәй, җир (каен) җиләгенең яфраклары да бик файдалы, ди халык медицинасы белән танышлар. Аның яфраклары составында кешене тынычландыра, бәвелне кудыра, яраларны төзәтә, ялкынсынуны бетерә һәм кан ясалу процессында катнаша торган матдәләр бар. Җиләк яфрагы иммунитетны ныгытарга да ярдәм итә. Чөнки ул витаминнарга бик бай. Аның составында А һәм В төркеме витаминнары, шулай ук кальций, марганец, тимер, калий, бакыр, цинк, хром, кобальт, барий, алюминий, никель, йод, бром һәм бор кебек матдәләр бар. Болардан тыш җиләк яфрагында кислоталар, пектин, эфир майлары, алкалоидлар, картиноидлар да бар.

Җир җиләге яфрагы йөрәк ритмын акрынайту, шул ук вакытта аның кыскару амплитудасын арттыру үзлегенә ия. Киптерелгән яфраклар подагра, гастрит, гепатит кебек авыруларга дәва. Гинекология белән проблемалар булганда да ярдәм итә. Ирләрнең җенес системасы өчен дә уңай йогынты ясый. Ул тестостерон җитештерүдә булыша.

Җиләк яфракларын җиләс, кояш төшми торган урында киптерергә кирәк. Дөрес киптерелгән яфраклар ике ел дәвамында дәвалау үзлеген саклый.

Һәм шуны да онытмагыз: һәр чирне дәвалаганда табиб белән киңәшләшү хәерле. Әгәр җиләккә аллергия икән, аның яфрагы төнәтмәсен дә эчәргә ярамый. Шулай ук бавыр авырулары, хроник аппендициттан интегүчеләргә дә кулланырга киңәш ителми.

ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2025-06-27/il-kne-yafragy-da-faydaly-4292508

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле