“Мин арыдым…”

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина бик җиңел булмаган вакытлар кичерә. 

Аның әтисе чирли, катлаулы операцияләр дә кичерде. Ходайның рәхмәте, балалары Дилә белән Булат яныннан бер генә минутка да китми. Әмма авыру кешене карау бер дә җиңел түгел шул.

«Бүген сторисларга бөтенләй башкача чыгарга уйлаган идем, ләкин сезне алдыйсым килми. Дусларым, мин эмоциональ яктан бик арыдым. Еллар буе чирле туганнарын караган кешеләр алдында баш иям. Мин алай булдыра алмас идем. Әтине карау бик нык хәлемне ала. Мин моның урынына 200 концерт биреп тә  бу дәрәҗәдә арымас идем.

Арыганлыгымның төп билгесе – таркаулыгым. Бик еш әйберләремне югалта башладым. Бүген машина ачкычымны югалттым, шул сәбәпле косметологыма барып җитә алмадым.

Ә сез: «Ничек барысын да булдырасыз?» – дип сорыйсыз. Булдырмыйм шул… Җырлавым гына 100 процент килеп чыга. Белмим ничек алайдыр, әмма йокым туйса да, туймаса да, арысам да, арымасам да, чыгам да халыкны кыздырам. Һәрвакыт Аллаһы Тәгаләмә миңа чыгышлар ясау мөмкинлеге биргән өчен рәхмәтләр укыйм.

Әгәр дә ирем һәм абыем булмаса, «башым китәр» иде инде. Без барлык проблемаларны да бергәләп хәл итәбез. Аларның ярдәмен гел тоям. Әти белән булган хәлләр абый белән арабызны тагын да якынайтты», – дип яза Дилә Нигъмәтуллина.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-07-16/min-arydym-4314778

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле