13 июньдә Владимир өлкәсенең Петушинск районы Крутово авылы тирәсендә зур фаҗига булган. Өч кешедән торган гаилә – ир белән хатын һәм аларның улы суга батып һәлак булган.
Ирнең мәетен балыкчылар шул ук көнне тапкан. Калган гаилә әгъзаларын берничә көн дәвамында эзләгәннәр. Министрлыкта аныклап үтелгәнчә, коткаручылар хатын-кызның мәетен сишәмбе – 16 июльдә тапканнар.
Төбәкнең Тикшерү комитеты килеп туган хәл буенча тикшерү башлап җибәргән. Берьюлы өч кеше үлеменең барлык сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана.
ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/07/175995/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

