Әнвәр Нургалиевларда бәйрәм!

Аның тормыш иптәше Ирина ханым юбилеен билгели. Артист аны ул гына булдыралганча бик матур итеп котлаган. 

«Юбиле-е-ей! Бүген бездә бәйрәм, минем дөньядагы иң якын яраткан, кайвакыт әни урынына да калган кешем – җимешемнең туган көне.

Танышканда 19 гына иде, әле дә шулай инде, паспортына карамасаң. Җимешем, рәхмәтләрем чиксез сиңа. Балаларым өчен, булганың өчен, тормыш дулкыннарында гаилә корабыбызны саклаганың өчен. Рәхмәтлемен Аллаһыма безне кавыштырганы өчен.

Гаиләбезнең, йортыбызның кояшы, маягы, терәге син. Гомеремнең иң рәхәт мизгеле – гастрольдан өйгә ашыгып-ашкынып кайту. Таза-сау бул, авырма! Аллаһы боерса, балаларыбызның туйларын уздырып, оныклар тәрбияләп, тигез картаерга язсын.

Без сине нык яратабыз, җимешем. Артист хатыны булу җиңел түгел, моны бары тик зирәк, көчле хатын-кызлар гына булдыра ала», – дип яза җырчы.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-07-17/mony-k-chle-hatyn-kyzlar-gyna-buldyra-4316057

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле