Абзый хатынын заправкада оныткан

Ул аның юклыгын 300 чакрым узгач сизенгән…

Бу хәл Франциядә булган, ләбаса. Француз, хатынын заправкада онытып, ялга китә. Ул аның юклыгын 300 чакрым узгач кына сизә.

62 яшьлек турист гаиләсе белән сәяхәткә кузгалган була. Ул автозаправкада тукталыш ясый, ә аннары тыныч кына юлын дәвам итә суп хатыныннан башка. Югалуны берничә сәгатьтән соң гына ачыклый абзый. Полициягә дүрт сәгать парковкада уздырган хатын-кызны табу өчен геолокация кулланырга һәм заправкаларга шалтыратырга туры килгән. Бу вакыт эчендә аларның 22 яшьлек кызы арткы утыргычта тыныч кына йоклап ята һәм шулай ук берни дә сизми икән…

ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/uylanyrga-uryn-bar/2025-07-12/abzyy-hatynyn-zapravkada-onytkan-4311774

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле