Айгөл Бариева: «Кабат таҗымны алып кидем»

Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева шәһәр урамыннан матур вә зәвыклы күлмәк, башына таҗ киеп атлап барган видеосын социаль челтәргә куйган.

«Бүген кабат таҗымны алып кияргә туры килде. «Татарстан гүзәле-2025» конкурсында катнашучылар һәм элеккеге еллардагы җиңүчеләр белән очраштык. Сагынышканбыз.

Быел 18 гүзәл зат финалга чыкты. Нинди генә тарихлар һәм язмышлар турында тыңламадык. Шәхсән минем өчен – алар барысы да җиңүче. Әмма хәзердән үк жюрига сайларга кыен булачагын аңлыйм. Финал 18 июльдә уза. Мин дә – жюри әгъзасы.

Бу бәйгедә дә минем дәвамчым булуына да шатландым. Мөслимә, 5 бала анасы катнаша. Уңышлар сезгә», – дип яза җырчы.

Узган ел Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева «Татарстан гүзәле» бәйгесендә катнашып, «Казан гүзәле» номинациясендә җиңү яулаган иде.

Айгөл Бариева: «Кабат таҗымны алып кидем»

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/aigol-barieva-kabat-taymny-alyp-kidem-5874233

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле