Пансионатта өлкәннәрне кыйнап тотканнар

Уфада бер пансионатта картларны ач тотканнар, кыйнаганнар, мыскыл иткәннәр… Бу хакта хокук сакчыларына билгеле булган.

Башкортстанның Тикшерү комитеты һәм полиция пансионатның өлкән яшьтәге кешеләрен мыскыл итү буенча эшне тикшерүгә кереште.

Кичә полиция социаль челтәрләр мониторингы барышында республика пансионатларының берсендә хезмәткәрләрнең анда яшәүчеләрне кыйнавы һәм одеялларга төрүе күренгән видео белән язма тапкан. Telegram-каналларның берсендә персоналның картларны кыйнаулары, аларны ач тотулары турында хәбәр ителә. Моннан тыш, паблик чыганагы учреждениедә хезмәткәрләрнең рәсми рәвештә эшкә урнаштырылмавы һәм эш тәҗрибәсе булмавы турында белдерә.

Әлеге хокукка каршы гамәл буенча җинаять эше кузгатылган. Социаль учреждениенең законсызлыгы республика прокуратурасы контролендә тора.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-07-19/pansionatta-lk-nn-rne-kyynap-totkannar-4318962

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле