19 июльдә Балтачта танылган рэпер Альберт Нурминский уздырган «Урман Балтач» фестиваленең сәхнә артында җырчы Марат Яруллин белән сөйләшеп алдык.
-Әле күптән түгел генә «Җәйге альбом»ыгыз чыкты, тыңлаучылар аны ничек кабул итте?
Тыңлаучылардан яхшы кайтавазлар килә. Яңа җырларымны төрле-төрле машиналарда тыңлауларын ишеттем. Әле альбомым чыкканга бик күп вакыт үтмәде бит. Бу сорауга төгәл җавапны ярты айдан биреп булыр, дип уйлыйм.
–Бу альбомдагы 9 җырның кайсысын тыңлаучылар җылырак кабул итте?
-Иң күбе «Үтә китә язлар», «Шомырт, сирень, алмагач…» һәм «Авылга» җырларын тыңлыйлар.
-Сез хәзер дә яңа җырлар иҗат итәсезме?
-Әйе, туктап торган да юк.
-Рус телендә дә җырлар чыгарырга исәбегез юкмы?
-Тыңлаучыларым арасында рус милләтеннән булган кешеләр дә бар. Яныма килеп: «Иҗатыгызны, җырларыгызны яратам, тыңлыйм, әмма берни аңламыйм», – диючеләр булгалый. Әлегә «рус телендә җырлар чыгарырга» дигән максатым юк, белеп булмый, бәлки, киләчәктә моңа да вакыт җитәр.
-Репертуарыгызда кайсы темага кагылышлы җырларны күбрәк тыңлыйлар?
-Әлбәттә, мәхәббәт темасына кагылышлы җырларны. Мәхәббәт темасы бит ул – мәңгелек, чөнки ул – безнең тормышыбыздагы иң зур хис. Якын кешеңә, гаиләңә, эшеңә карата мәхәббәт…
-Сезнең мәхәббәт белән ничек соң? Яраткан кешегез бармы?
-Мәхәббәт белән барысы да әйбәт минем. Йөргән кызым бар иде, хәзер юк, аерылыштык.
-Йөргән кызыгыз Ильмира Нәгыймова идеме?
-Әйе инде, тагын кем булсын.
-Булачак тормыш иптәшегез нинди булырга тиеш?
-Миңа матур, акыллы, мине, һөнәремне аңлый белә торган кеше кирәк. Миңа хәзер 20 яшь түгел, миңа 32. Минем иҗатым, гастрольләрем бар. Беренчедән, хатын-кыз шундый әйберләрне аңлый белергә тиеш.
-Җырчы хатын-кызга өйләнер идегезме?
-Өйләнергә була, аның бит ахыры нәрсә белән беткәнен белеп булмый. Бер гаиләдә ике иҗат кешесе була ала, әлбәттә, тик, миңа калса, аларга җиңел булмаячак. Бер яктан, бер-береңне аңлау да бар инде. Тик мин үзем гастрольләрдән кайтканда, мине өемдә хатыным һәм балаларым көтүен теләр идем. Кайнар аш ашап, балаларны карап, өйдәге җылыны тоеп яшисе килә.
-Ә сез көнче кешеме?
-Адекват көнләшүем бар. Яраткач, көнләшмичә дә булмый. Тик мин сәбәпсез көнләшә торган кеше түгел.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/marat-yarullin-ilmira-nagyimova-belan-aeryluy-bulacak-xatynyna-talaplare-turynda-aitte-5874318 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

