“Дуслар, өй хуҗасы бар ул. Мин дә үзебезнең баштан үткән хәлне сөйлисем килә. 2003 елда, яңа өй төзеп, иске өйдән яңа өебезгә күчтек. Корбан суйдык. Җомга көнне мәҗлес җыеп Коръән укыттык. Авылдан ике яктан да әти-әниләрне ирем барып алды. Һәм җыйнаулашып яңа өйдә беренче мәртәбә йокладык. Иртән торгач, ашап эчкәч, мин әнкәйләргә күчтәнәч алып кайтыйм дип, кибеткә киттем.
Кайтып керсәм, ирем һәм ике кызым нәрсәдер булган кебек сәерсенеп, йортта басып торалар. Сорасам, алар исләре китеп бер хәл сөйли башладылар. Ирем әйтә, иске өйгә керәм, дип ишек ачтым, анда кычкырып син елаган тавыш ишетелә. Шунда кызларым да килеп кергән, алар да ишеткән. Әнием ник елыйсың, дип, алгы якка чабып керсәк, анда син юк диләр. Бер-берсенә шаккатып карап торганда капканы ачып мин кайтып кергәнмен. Әниләр өй хуҗасы елый, дип әйттеләр.
Әниләрне озатып җибәргәч, кызларым белән бер япма алдык. Иске өйнең идәненә кертеп җәйдем дә: “Әй, өебезнең хуҗасы, ничә еллар иске өебездә бәхетле яшәдек, әйдә безнең яңа өйгә дә. Анда иркен, урын күп, һәммәбез сыябыз”, – дидем. Өйгә кереп япманы диванга куйдык. Шуннан соң елаулар бетте. Әлхәмдулилләхи. 20 ел инде өебез тыныч, чиста. Өлкән кызым гына безнең белән яшәгәндә әйтә иде: “Каядыр соңга кала башласам, әнием, синең тавышың белән: “Руфия, тор”, – дип уята”, ди.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-07-24/y-iyasen-zem-ezl-p-kerdem-4324785 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

