“Бер хатирә искә төште. 1998 еллар. Минем әле Закирны бөтенләй белмәгән чакларым. Казанның Җиңү проспекты базарындагы аудио-видео кассеталар сатучы «Союз» студиясында эшли идем. Кассета 6 сум торган вакыт. Закир һәм «Заман егетләре», Резидәнең беренче «Бураннарга каршы барам» исемле альбомын яздырып, халыкка тәкъдим итте. Безгә дә килеп җитте ул альбом. Альбомдагы иң беренче җыр «Синсез гомер – гомер түгел ул».
Мин иң әйбәт сатучылардан санала идем. Аудиомагнитофонга Резидәнең кассетасын куям. Резидәкәй беркемгә дә охшамаган тавышы белән сузып җибәрә иде шушы җырны… Ул җырны соңгы вакытта Резидә башкаруында ишеткәнем булмады, ә менә ул чакта күңелнең иң түренә кереп калып, гел колакта чыңлап тора иде. Ул җырны эзләп табып тыңлый башласам, шул чорга – үземнең 22-23 яшьлек чорыма кайтам төсле. Бәлки, хәтерлисездер:
«Син миннән ерак киткән чакта,
Ак яулыгың болгап юл алдың.
Юл буенда басып калдым ялгыз,
Югалттым мин сине, югалттым.
«Син мине сагындыңмы, дидең,
Синсез яшәү – яшәү түгел ул.
Син мине көтәсеңме, дидең,
Синсез гомер – гомер түгел ул».
Узып бара торган кешеләр, барыр җиреннән туктап: «Кем җырлый?» – дип, әллә ничә кассета алып китә иде. Чират тезелә иде. Көнгә 100дән артык, алай гына да түгел, бик күп сатыла иде кассеталары. Ә кем уйлаган шушы җырчы кайчан да булса минем дә сүзләремә җырлар башкарыр да, бер «казанда кайнарбыз» дип. Ул вакытта әле мин бөтенләй шигырь язмый идем. Закирны да белми идем. Үз дөньям иде… Эх…» – дип яза Гөлүсә Шаһбан.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-07-25/yugalttym-min-sine-yugalttym-4325814 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

