Гөлназ Асаева репертуарына җырларны кемнәр белән киңәшеп сайлый? Җырчы тыңлаучанмы? Бу тормышта, аеруча да нәрсәдән курка? Бу сорауларның барысына да җырчы «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында сөйләгән.
-Җырлар сайлау сиңа авыр биреләме, Гөлназ?
-Авыр бирелә, дип әйтмәс идем. Иҗади гаилә булгач, безнең зур консилиумыбыз бар. Бергә киңәшләшеп җырлар сайлыйбыз.
-Һәрбер җырыңны репертуарыңа киңәшләшеп кенә сайлыйсың, димәк, әти-әниең белән?
-Һәрбер җырны булмаса да, үзем икеләнсәм, әти-әниләргә җибәрәм. Тыңлап карагыз әле, ни диярсез, дип.
-Син тыңлаучанмы, Гөлназ? Башкаларның киңәшләрен, фикерләрен риза булып кабул итәсеңме?
-Мин тыңлаучан « әгәр миннән яхшырак, профессиональрәк кешеләр булса. Гел киресен генә эшләп бармый ул тормыш. Олысын да, кечесен дә тыңларга кирәк. Мин дә, Вилдан да тыңлаучан.
-Сезнең гаиләдә кем тыңлаучанрак? Вилданмы, синме?
-Мин тыңлаучанрак.
-Алай да, ачуың килгәндә, син төрткәләп тә алырга мөмкинсең. Кыюлыгың, батырлыгың җитә. Гомумән, бу тормышта берәр нәрсәдән куркасыңмы?
-Баналь җавап булыр инде – Аллаһы Тәгаләдән куркам. Ә болай ялгызым калудан, гаиләмне югалтудан, якыннарымны югалтудан куркам.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/golnaz-asaeva-gailamne-yugaltudan-kurkam-5874481 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

