“Без тәмугта яшәдек…”

Ләйсән Үтәшеваның гаиләсен бүген үрнәк дип атарга була. Ләкин балачагында аңа бик күп авырлыклар белән очрашырга туры килгән…

Бу хакта ул әти-әнисе белән Волгоградта яшәгән иске фатирына килгәч, алып баручы Лаура Джугелиягә сөйләде.

Ләйсән билгеләвенчә, моңа кадәр укытучы булып эшләгән әтисе 90нчы елларда үз эшен ачып караган. Ләкин “янган” һәм бернәрсәсез калган. Уңышсызлыкларны ул алкоголь белән басарга тырышкан, ләкин спиртлы эчемлекләр ярдәм итмәгән — аңардан ир-ат ярсый, котыра башлаган. Нәтиҗәдә, яратучан һәм кайгыртучан әтисе урынына Ләйсән үзен һәм әнисен кыйнаган йорт тиранын гына күргән.

Кечкенә балага болар барысы да авыр була. “Бәхеткә каршы, күршеләребез яхшы күңелле иде, алар ниндидер тавышлар ишеткәндә башта катнашырга теләмәде, ләкин соңыннан үзем сорадым: “Стенага шакый башласам, керегез, ярдәм итегез”, – дидем”, — дип искә төшерә Ләйсән.

Бу вакытта әнисе өч эштә эшләгән һәм гаиләсен туендырыр өчен ял итмәгән диярлек. Өйдә үткәрә ала торган сирәк сәгатьләрдә ул иренең кыйналуларына һәм җәнҗалларына түзгән. “Без тәмугта яшәдек”,  – ди Ләйсән.

Аңа унбер яшь булганда, аның әнисе иреннән киткән.

Кыз озак вакыт әтисен гафу итә алмаган. Психологта озак терапиядән соң гына ул кыюланган һәм үзе әтисенә шалтыраткан.

“Шалтыраттым да: «Әти, мин бик сагынам», – дидем. Очрашуга кадәр аңа күп нәрсә сөйләрмен дип уйлаган идем. Ә күргәч, йөгереп килдем дә, бәләкәй бала шикелле, елап җибәрдем. Бу өч көнлек тормышта бер-беребезне рәнҗетергә тиеш түгеллегебезне аңладым”, – дип уртаклашты Ләйсән.

Бүген Ләйсәннең әтисе үз өстендә эшли һәм кызы белән генә түгел, аның бөтен гаиләсе белән дә элемтәдә торырга тели. Ул оныкларын ярата һәм алар белән уртак телне бик җиңел тапкан. 

Ә Ләйсәнгә әфарин дияргә кирәк. Гафу итә белү сирәкләргә генә бирелә торган күркәм сыйфат. Шулай түгелмени?
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-08-01/bez-t-mugta-yash-dek-4334254

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле