Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин гаиләсендә сөенечле хәбәр бар. Аның сеңлесе Айгөл һәм кияүләре Илгиз икенче тапкыр әти-әни булган. Айгөл белән Илгиз Сәйдә исемле кыз тәрбиялиләр. Аларның гаиләләре хәзер тагын да тулыланган – малайлы да булган. Җырчы якыннарын социаль челтәрләрдә котлый.
«Сеңлем Айгөл, киявебез Илгиз, сезне әти-әни булуыгыз белән! Сәйдәгә – апа булу бәхете! Улыгыз сау-сәламәт, тәүфыйклы, бәхетле булып үссен. Гаиләгезгә иминлек, мәхәббәт, шатлыклар телим!» – ди ул.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/risat-toxvatullin-gailasenda-soenec-5874578 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

