“Айный башласа күзенә әллә ниләр күренә”.
“Елап язам. Түзәр хәл калмады. Ирем бер ай ярым эчмәгән иде, тагын эчкән. Инде ун ике ел җәфаланам аның белән. Күпме кодировать иттек. Өйдәге әйберләрне карап тормасаң, сатып эчә. Соңгы эчкәнендә үлә язды. Айный башлагач, төнен йокламый: “Мине алырга килделәр”, – дип, бер атна кровать астында яшәде.
Бианама наркологиягә салыйк, дисәм, миңа ачулана. Кеше көлдереп, аны бит гомер буя сөйләячәкләр, ди. Әз генә тыныч яшәп алган идек.
Мин әниемә мунчасын юарга киткән идем, балабыз – лагерьда. Кайтсам – өй ишеге ачык, 30 каз бәбкәсеннән бишесе генә калган, суеп туңдыргычка тутырган бройлерларымның яртысы юк. 3 көн эчендә әллә нәрсәләрне сатып бетергән.
Бианам килеп әрләп китте. “Син чыгып китмәгән булсаң, алай булмас иде”, – ди. Бер үк авылда яшәсәк тә, улы эчкәндә килергә дә курка. Мин генә барысына да түзәм. Нишләргә дә белмим”.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-07-30/irem-ber-atna-krovat-astynda-yash-de-4332273 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

