“Үзендә башка чир дип уйлады”

Җырчының уң кулы, ярдәмчесе Раил Рамазанов Резидә Шәрәфиеваның үзенә биргән төпле, акыллы киңәшләрен искә алган.

“Резидә апа миңа еш кына: «Раилкәем, безнең «җеннәребез» туры килә», – дип әйтә торган иде. Чыннан да, безнең беркайчан сүз көрәштергәнебез булмады. Социаль челтәрләрне алып бару буенча да бик еш киңәшләшә иде. Кая барсак та, гел бергә булдык. Үзенең дусларына: «Энекәшем кебек кешем», – дип таныштыра иде. Аның тавышлы смсларын кадерләп саклыйм. Шулкадәрле матур, дөрес сүзләр, киңәшләр аларда.

Берсендә нәрсәгә дә булса зарланганмындыр инде. Резидә апа: «Тешең барда – тешлә, көчең барда – эшлә. Зарланма, уфтанма», – диде. Бу сүзләрне телефонымны алам да тыңлыйм, алам да тыңлыйм.

Резидә апа үзе гайбәт яратмады. Миңа да: «Раилкәем, гайбәт булган җирдән кач. Сөйлиләр икән, иярмә, гайбәткә кермә. Табын артында утырганда сөйләсәләр, аша-эч, тыңлама. Бер колагыңнан керсен, икенчесеннән чыксын», – ди торган иде. Аның киңәшләре әле дә колагымда яңгырап тора. Менә шулай киңәшләр бирә торган якын кешемнән башка калырмын дип кем уйлаган. Резидә апа җитди авырганын үзе дә төгәл генә аңлап бетермәде шул ул. Башка чир дип уйлады, тавышсыз калды. Вафатына берәр атна кала: «Раилкәем, авылдан әни дә килде. Син дә килеп китәрсең әле», – дип язган иде. Минем исә ыгы-зыгылы, концертлар оештырып йөргән чагым туры килде. Ул атнада барып җитеп булмады янына. «Резидә апа, икенче атнага киләм», – дидем. Җомга көнне төш күрдем. Ә шимбә көнне шушы хәбәрне ишеттем!” – дип уртаклашкан ул үкенече белән.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/rezida-sarafievanyn-yakyn-kesese-yrcynyn-songy-utenece-turynda-soilade-5874590

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле