ИлГәрәй хатыны белән биегәндә нәрсә турында сөйләшә?

Җырчы ИлГәрәй социаль челтәрдәге сәхифәсенә хатыны Айгөл белән биегән видео куйган. 40 яшькә җиткәндә бергә биегәндә нәрсә турында сөйләшүләре турында да язган.

– Матурым, әйдә, биеп алабыз.

– Давай, телефон авыр, кая куярга?

– Мин үземнекен кесәгә салдым.

– О, минекен дә алып куй әле. Минем муеным оеды.

– Матурым, минем һаман да билем авырта.

– Кайткач май сөртербез, яме.

– Әйбәт булыр иде.

– Минем соңгы вакытта тезләрем авырта.

– Роза Булатовна язган барлык даруларны эчәрбез яме.

– Әйе инде, кайчан бетә инде бу җыр, утырасы килә. Миңа башыңны куйма, макияж бозыла.

– Әйдә үбешәбез, каты итеп.

– Кит, тиле, үбеп кенә кара мине кеше алдында. Оялам, дим бит.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/ilgarai-xatyny-belan-bieganda-kaican-beta-inde-bu-yr-utyrasy-kila-5874739

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

Бәйле