«Күңел» радиосына кунакка килгәч, җырчы Рөстәм Асадуллин белән блиц-сораштыру оештырганнар.
-Рөстәм, зур күләмдә акча югалтканың бармы?
-Бар.
-Тазарырга кирәк, дигән уең булмадымы?
-Тазарган идем бит мин. Тазаргач, миңа авыр булды. Болай хәрәкәтләнүе җиңелрәк.
-Стилист белән эшлисеңме?
-Юк, үз-үземә стилист, үз-үземә парикмахер.
-Рөстәм Асадуллинның иң яратмаган әйбере нәрсә ул?
-Җырлаганда кеше йөрү… Мин транстан чыга алмыйм. Мин бирелеп нәрсәдер эшлим, ә кеше менә болай итеп чыгып китә. Шул мине «вообще убивает». Зинһар, йөрмәгез, яме. Балалар белән йөрсәгез, йөрегез. Сөйләгәндә йөрегез, тик җырлаганда йөрмәгез.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/rostam-asadullin-in-yaratmagan-aibere-turynda-soilade-5874787 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

