Казанда Салават Фәтхетдиновның концертлары бара. Ул анда мәхәббәткә кагылышлы бик дөрес үзләр әйткән.
«Сөйгән яр» дигән сүзләргә исем китми минем. Минем өчен иң мөһиме ул – хөрмәт. Моның хакта хатын белән үпкәләшкәнебез бар. Иң беренче чиратта хөрмәтләргә кирәк.
Без яшь чактагы мәхәббәт белән хәзерге мәхәббәтне чагыштырып булмый. Хәзер яшьләр яратуның тәмен бетерде. Беренчедән, мин хәзерге замандагы яшь егетләрне гаеплим. Егетләрнең авторитеты төште, үзләре бетерделәр, тик кызларның да бәяләре артты. Аларның яннарына бара торган түгел, дип сөйли яшьләр.
Ни өчен мәхәббәтнең бәясе төште, дигәндә. Мин хәтерлим: безнең яшь чактагы мәхәббәт икенче төрле иде ул. Хәтерлим әле: ялгыш кызларның күкрәгенә кул тиеп китсә, төнлә йоклап булмый, башка мең төрле уй керә иде. Ә үсәрәк төшкәч, сумкасын тотып кайтсаң, башка әйбер тоту турында сүз дә юк инде, синнән бәхетлерәк кеше юк. Хәзер генә ул, яшьләр эшләре беткәч кенә исемнәрен сорыйлар.
Хатын-кыз гел үзен хаклы дип саный, дуслашканда да: «Икебез дә гаепле, тик син күбрәк», – ди ул.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/salavat-abyinyn-koncerty-ultimatum-yr-tatarstan-ocen-gorurlyk-ham-oyatsyz-mazaklar-5874846 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

